Кыш алдыннан Татарстанда җиләк-җимеш культуралары өчен шартлар уңай килә

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
Кыш башланыр алдыннан Татарстанда җиләк-җимеш культуралары өчен шартлар уңай килеп тора. Дәвамлы яңгырлардан соң синоптиклар әкренләп салкынаю көтәләр.

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре фикеренчә, көздән җир бер метрга кадәр дымга туенып калырга тиеш, хәзер шулай бар инде.

Җиләк-җимеш культуралары уңышлы кышласын өчен тагын бер шарт – аларның каты суыклар башланганчы чыныгып калуы. Якын көннәрдә көтелә торган 3-5 градус салкынлык моның өчен җитә.

Шуңа күрә, диләр галимнәр, быел җиләк-җимеш агачларын, куакларын табигать үзе кышка әзерли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International