Әлмәттә 1999-2000 елда туган үсмерләр арасында бокс турниры үтә

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
12 октябрьдә “Нефтьче” мәдәният сараенда профсоюзларның “Россия” физкультура-спорт җәмгыяте Үзәк советының бокс буенча беренчелеген ачу тантанасы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, “Татнефть” җәмгыятенең профком рәисе урынбасарлары Андрей Зимин, Марсель Бикмуратов һ.б. рәсми затлар катнашты.

Ярышка Россия Федерациясенең 20дән артык төбәгеннән 170 спортчы, 23 кешелек хөкемдарлар коллегиясе килде. Әлмәт шәһәреннән турнирда 7 яшүсмер катнаша. Финал очрашулары 18 октябрьдә 12.00 сәгатьтә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International