Әлмәт ветераннары«Балкыш - Сияние» III Республика фестивале лауреатлары булдылар

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
Әлмәт районы ветераннар советының җыелма хоры:”Гармония” халык вокаль ансамбле (хормейстер Галина Бибанина, солист Валентина Исламова) Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә гала-концертта чыгыш ясап, Татарстан республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның III «Балкыш-Сияние” республика фестиваленең лауреаты булды.

Быел “Балкыш-Сияние” Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Анда республиканың 24 районыннан ветераннар коллективлары һәм башкаручылар катнаша. Зоналарда сайлап алу концертлары Әлмәттә, Буада, Алексеевскида, Чаллыда, Арчада , Кукмарада һәм Казанда үткән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International