Әлмәттә ТКХ өлкәсендә координация советы утырышы булды

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Район башкарма комитетында ТКХ өлкәсендә координация советының чираттагы утырышы булды. Анда ике мәсьәлә каралды. Социаль торакны инвентарьлаштыру йомгаклары һәм социаль наем шартнамәләренә ревизия үткәрү турында башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров сөйләде.

Салкын су белән тәэмин иткән өчен тарифларны арттырмау буенча эшләү, суның файдасызга агуын киметү чаралары белән “Әлмәт-Водоканал” ҖЧҖ генераль директоры Рушан Хафизов таныштырды.

“Бөтен нәрсәдә тәртип булырга тиеш. Әйдәгез, бер кабат тәртип урнаштырыгыз, аннары аны саклау җиңелрәк була” , - дип йомгак ясады район башлыгы Мәҗит Салихов.

Җавапсыз калган сораулар киләсе утырышта күтәреләчәк, шуңа кадәр хезмәтләр эшләнгән эш турында тәфсилле хисап әзерләргә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International