Әлмәттә кичә “Җиңүне каршылап” телемарафоны үтте

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
13 октябрьдә Әлмәттә “Луч” телеканалында туры эфирда Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү һәм һәлак булган каһарманнарның истәлеген мәңгеләштерүгә багышлап телемарафон үткәрелде.

Телемарафонны ачып, Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов хәйрия акциясенә беренче булып кушылды. Аның инициативасы белән үткәрелгән телемарафонны шәһәр активы, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар дәвам итте.

Әлмәт районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 193 ветеран яши, фашист концлагерьларының 12 тоткыны бар. Сугыш ветераннарының тол хатыннары 244, тыл хезмәтчәннәре 3860 кеше. Район башлыгы Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә аларның берсе дә игътибардан читтә калмаска тиешлегенә игьтибар юнәлдерде.

“Татнефть” компаниясе җитәкчелеге исеменнән чыгыш ясап, профком рәисе Гомәр Яруллин гомуми исәпкә үз өлешен кертте. Депутатлар, шәһәр һәм районның почетлы гражданнары бу акциядән читтә калмады. Шәһәребезнең почетлы гражданы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның халык артисты Зәкия Туешева акциягә аның рәсми ачылу сәгате җиткәнче үк кушылды.

Телемарафон Җиңү юбилеен лаеклы үткәрү өчен акча җыюның әле башы гына. Акциягә кушылырга теләге булганнар өчен шәһәрдәге 10 кибеттә үтәкүренмәле урналар куелды.

Бу акция 2015 елның маена кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International