ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Картиналар галереясендә Чаллы рәссамы Лима Букинованың акварель техникасы белән эшләнгән эшләреннән персональ күргәзмә ачу була.Картиналар галереясендә Чаллы рәссамы Лима Букинованың акварель техникасы белән эшләнгән эшләреннән персональ күргәзмә ачу була.
Әлмәт дәүләт нефть институтының халыкара элемтәләр бүлеге хезмәткәрләре чит ил студентлары, студентларның халыкара интернациональ клубы әгъзалары белән бергә Әлмәт балалар йортында булдылар.
Узган ел ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан ТР Дәүләт Советына 92 закон проекты тәкъдим ителгән, шуларның 83е − планнан тыш булган закон проектлары. Шулай ук, ТР Министрлар Кабинетына 48 закон проекты тәкъдим ителгән, аларның 40ы муниципаль берәмлекләрнең чикләрен билгеләүгә кагылган.

16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
112 ашыгыч ярдәм службасы телефонына бөтен Татарстан күләмендә көн саен 5000 ләп шалтырату керә икән. Бәйрәм көннәрендә бу сан артып та китә ди.
Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге белгечләре хәбәр иткәнчә, ел башлану белән шәһәр һәм район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре арту күзәтелә.
2014 нче елда ана капиталына дәүләт сертификатын алу мәсьәләсе буенча республиканың 25 меңнән артык гражданы мөрәҗәгать иткән. Бу хакта бүген Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган киңәйтелгән коллегия утырышында бүлек идарәчесе Марсель Имамов хәбәр итте.
2015 елның 1 гыйнварына РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе сәяси партияләрнең 66 төбәк бүлеген теркәгән, дип хәбәр ителә ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында.
Волгоград бораулау техникасы заводы якын арада “Татнефть” ААҖнән зур заказ алырга мөмкин.
Татарстанда озакка сузылган җепшек көннәр көзге культураларга зыян китерергә тиеш түгел.
ТР мәгариф һәм фән министрының “2015 елга төп гомуми һәм урта гомуми белем программалары нигезендә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү буенча зона киңәшмәләре үткәрү турында” боерыгы нигезендә Чистайда, Әлмәттә, Кукмарада зона киңәшмәләре булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International