ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2015 ел
якшәмбе
Әлмәттә Буын кубогын 4нче тапкыр уйнауның йомгагы булды.
Әлмәттә Яшьләр хоккей лигасының (ЯХЛ) Буын кубогы өчен 4нче матч булды. “ЯХЛ – балаларга” программасы кысаларында Әлмәткә популяр “Молодежка” сериясе геройлары Влад Канопка, Иван Дубровский һәм Юлия Маргулис килде.
ТР Хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, 2014 елда Татарстанда эш урынында 57 бәхетсезлек очрагы булган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

17
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Агымдагы 2015 нче елда пенсия законнарында җитди үзгәрешләр гамәлгә кертелә. “Яңа пенсия формуласы” дип аталган яңа тәртип буенча гражданнарның хезмәт пенсиясе иминият һәм тупланма пенсияләргә бүленәчәк. Бүген РФ Пенсия фонды ТР буенча бүлегенең 2014 нче елгы эшчәнлеге буенча йомгаклау коллегия утырышында бүлек идарәчесе Марсель Имамов 2015 нче елда булачак үзгәрешләргә тукталды.
Иҗади сәләтен эшкә җигеп хезмәт куючы педагогларны кызыксындыру, аларга ярдәм күрсәтү, укытучы һөнәренең абруен үстерү, республиканың мәгариф системасын камилләштерүгә юнәлтелгән перспективалы мәгариф идеяләре һәм аларны гамәлдә куллануны популярлаштыру, педагог һөнәре турында уңай фикер формалаштыруны максат итеп үткәрелә торган “Татарстан Республикасы ел укытучысы – 2015”, “Татарстан Республикасы математика укытучысы – 2015”, “Татарстан Республикасы физика укытучысы – 2015”, “Татарстан Республикасы химия укытучысы – 2015” бәйгеләренең муниципаль этабы 16 февральдән уздырыла башлаячак.
1 гыйнвардан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү артты. Шул ук вакытта ул 12 проценттан күбрәккә артмаган. Бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Гомумбелем идарәсенең мәктәпкәчә белем бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Йолдыз Хисамиева белдерде.
Яңа ел бәйрәмнәре артта калды, әмма шәһәр кешеләренең һәм кунакларның, ял көннәрен күңелле үткәреп, бәйрәмдә булу мөмкинлеге бар.
Россельтехнадзорның ТР идарәсе дуңгызларның Африка чумасы таралу куркынычы уңаеннан Татарстан халкын уяу булырга чакыра.
16 гыйнварда “Әлмәтнефть” идарәсендә хезмәт коллективының ТР Эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изак һәм Әлмәт эчке эшләр бүлеге башлыгы Дамир Гарипов белән очрашуы булды.
Әлмәт полиция бүлегендә 2014 елда оператив эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм 2015 елга бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International