Татарстанда сәяси партияләрнең 60тан артык төбәк бүлеге теркәлгән

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
2015 елның 1 гыйнварына РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе сәяси партияләрнең 66 төбәк бүлеген теркәгән, дип хәбәр ителә ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында.

Россия юстиция министрлыгы тарафыннан барлыгы 76 сәяси партия теркәлгән.

Россия юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлгән сәяси партияләр, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе теркәгән сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре, Татарстан Республикасында теркәлгән сәяси партияләр һәм аларның төбәк бүлекләре исемлеге белән ТР ҮСК сайтында танышырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International