Нефть институты студентлары балалар йортында булды

2015 елның 17 гыйнвары, шимбә
Әлмәт дәүләт нефть институтының халыкара элемтәләр бүлеге хезмәткәрләре чит ил студентлары, студентларның халыкара интернациональ клубы әгъзалары белән бергә Әлмәт балалар йортында булдылар.

Интернационалист-студентлар ата-анасыз калган балаларны Яңа ел белән котладылар, тазалык һәм уңышлар теләделәр. АГНИ студентлары шулай ук концерт куйдылар, балалар белән төрле уеннар уйнадылар, табышмак һәм бию конкурслары үткәрделәр. Балалар да, олылар да рәхәтләнеп күңел ачтылар. Ахырда балаларга студентлар профкомы исәбенә алынган бүләкләр өләшенде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International