Әлмәттә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү буенча зона киңәшмәсе үтте

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
ТР мәгариф һәм фән министрының “2015 елга төп гомуми һәм урта гомуми белем программалары нигезендә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү буенча зона киңәшмәләре үткәрү турында” боерыгы нигезендә Чистайда, Әлмәттә, Кукмарада зона киңәшмәләре булды. Аларда укытуның сыйфатын күзәтеп тору республика үзәге вәкилләре, муниципаль координаторлар һәм имтихан үткәрү пункы җитәкчеләре катнашты.

Үз чыгышларында муниципаль төзелмәләрнең мәгариф идарәләре (бүлекләре) җитәкчеләре дәүләт йомгаклау аттестациясенә оештыру-технологик, методик һәм мәгълүмати әзерлек мәсьәләләрен чагылдырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International