Картиналар галереясендә күргәзмә ачыла

2015 елның 17 гыйнвары, шимбә
Картиналар галереясендә Чаллы рәссамы Лима Букинованың акварель техникасы белән эшләнгән эшләреннән персональ күргәзмә ачу була.

Лима Букина зур хезмәт куюны, пумала белән бик нечкәләп эш итә белүне таләп иткән акварель техникасында эшләүне хуп күрә. Буш вакыты аз булу сәбәпле ул картиналары өстендә күбрәк төнлә эшли. Ул иң гадәти әйберләрнең – йөзем тәлгәшенең, балалар уенчыкларының, шәһәр күренешләренең чын матурлыгын күрә, аны кешеләргә дә җиткерә белә.

Рәссамның иҗаты белән ләззәтләнергә теләүчеләрне картиналар галереясенә 19 гыйнварда 15.00 сәгатькә чакырабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International