Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
ТР Юстиция министрлыгы коллегиясенең Илдар Халиков катнашында утырышы булды
2015 елның 17 гыйнвары, шимбә
Узган ел ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан ТР Дәүләт Советына 92 закон проекты тәкъдим ителгән, шуларның 83е − планнан тыш булган закон проектлары. Шулай ук, ТР Министрлар Кабинетына 48 закон проекты тәкъдим ителгән, аларның 40ы муниципаль берәмлекләрнең чикләрен билгеләүгә кагылган.
Бу хакта бүген ТР Юстиция министрлыгының ТР Мәдәният министрлыгында узган коллегия утырышында юстиция министры Лариса Глухова хәбәр итте.
Утырыш, узган елга нәтиҗәләр чыгару һәм 2015 елга булган максатлар һәм бурычларга багышланган иде. Чарда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, федераль һәм җәмәгать судьялары, прокуратура органнары, министрлык, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, ТР Җәмәгать палатасы һәм ТР Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре һ.б. катнашты.
Лариса Глухова 2014 нче елгы эшчәнлекнең төп күрсәткечләре буенча хисап тотты. Аның сүзләренчә, узган ел ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан 1,2 меңнән артык проект һәм федераль закон буенча коррупциягә каршы экспертиза уздырылган. Экспертиза уздырылган проектларның 4,4 процентында, ягъни 56 очракта әлеге факторлар булу ачыкланган.
Лариса Глухова хокук бозучыларга салынган штрафларны түләтүгә кагылган мәгълүматларны да китерде. Муниципаль берәмлекләр тарафыннан дәүләт казнасына түләтергә тиешле штрафлар суммасы 53 миллион сумны тәшкил итә. Түләнмәгән штрафларның 41 миллионы Казан шәһәре, 2,9 миллионы Түбән Кама районы, 1 миллионы Алабуга районнары буенча булса, Бөгелмәгә 500 мең сум туры килә. ТР юстиция министры аңлатканча, бу хокук бозучылар белән эшчәнлек алып баруның түбән дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Илдар Халиков исә әлеге мәсьәлә буенча эш нәтиҗәсеннән канәгать булмавын белдерде. “Аңлавымча, монда ирекле рәвештә штрафлар түләү буенча сүз бара. Штрафлар түләтү 50 проценттан да ким, ягъни күрсәткечләр 17-19 процент булуы мөмкин түгел! Бу мәсьәлә буенча муниципаль берәмлекләрдәге җитәкчеләр белән сөйләшүегезне һәм миңа аерым хат әзерләвегезне сорыйм”, - диде ТР Премьер-министры.
ТР юстиция министры хисабында башка министрлыклар белән эшчәнлеккә, законнарның электрон вариантта министрлык сайтына тест рәвешендә урнаштырылуы һәм гражданнар өчен ачык булуга, кадрлар мәсьәләсенә дә кагылды.
Аның беренче урынбасары Рөстәм Заһидуллин хәбәр иткәнчә, узган ел Татарстанда 250 кешегә дәүләт органнарында эшләүче адвокатлар түләүсез юридик ярдәм күрсәткән. Мондый адвокатларга, күп очракта, 1нче һәм 2 нче төркем инвалидлар, ятим балалар, Бөек Ватан сугышы ветераннары мөрәҗәгать итә икән. Алар хокук, алиметлар түләү, торак мәсьәләләренә кагылышлы сораулар буенча адвокатлардан ярдәм сорап килгән. Гражданнарга бушлай адвокат ярдәме күрсәтү максатыннан, дәүләт бюджетыннан 553 мең сум акча бүлеп бирелгән. Гражданнар, республиканың Спас районыннан кала, барлык районнарда түләүсез адвокат ярдәменнән файдаланган. Бу район кешеләре исә башка җирлектәге адвокатларга мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Рөстәм Заһидуллин шулай ук, республикада түләүсез юридик ярдәмнән файдалануның популярлаша баруын да искәртеп үтте.
Утырышта катнашкан ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Татарстан парламенты һәм ТР Юстиция министрлыгы белән үзара эшчәнлек хакында чыгыш ясады.
Узган ел җәмәгать судьялары тарафыннан 450 меңнән артык эш каралган. Бу хакта ТР Югары суды рәисе Илгиз Газизов хәбәр итте һәм, аның сүзләренчә, бу − искиткеч зур сан.
“Узган елда бик зур эшләр башкарылды, аеруча да җәмәгать судьяларының эшен тәэмин итү, аларны җайлаштырылган биналарга урнаштыру буенча алга китеш зур. Җәмәгать судьяларының 15 участогы заман таләпләренә туры килә торган биналарга күчерелде, әмма Казан шәһәрендә бу өлкәдә башкарыласы эшләр әле бик күп”, - диде ул.
Илдар Халиков ТР Юстиция министрлыгы узган ел алдына куйган максатларны тулысынча үтәвен билгеләп үтте. “Законнар һәрдаим үзгәреп тора һәм бу − Юстиция министрлыгы өчен өстәмә эш. Әмма әлеге министрлык федераль дәрәҗәдә һәм республика күләмендә булган законнарны камилләштерү өстендә дә эшләргә тиеш. Хокукый актларның үз вакытында бастырылып чыгаруы мөһим, - дип ассызыклады Премьер-министр. – 2015 елда Бөек Ватан сугышы ветераннарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк . Моның өчен май яки февраль айларын гына көтеп ятарга түгел, әлеге эшне бүгеннән үк башларга кирәк”.
Утырыш азагында алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз