Озакка сузылган җепшек көннәрнең көзге культураларга йогынтысы турында галимнәр аңлатма бирә

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Татарстанда озакка сузылган җепшек көннәр көзге культураларга зыян китерергә тиеш түгел. Республика буенча туфрак уртача 40-60 см тирәнлектә туңган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында белдерделәр.

Шулай да, институт галимнәре Татарстан кырларыннан туфрак белән бергә үсентеләр үрнәген алган. Берникадәр вакыттан соң Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре көзге игеннәр торышына төгәл бәя бирә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International