Әлмәт юлларында һәлакәт туктамый

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге белгечләре хәбәр иткәнчә, ел башлану белән шәһәр һәм район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре арту күзәтелә.

Моңа, билгеле, гыйнварның икенче атнасында һава торышының кинәт бозылуы сәбәпче булырга мөмкин.

Инспекторлар хәбәр итүенчә, 15 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча юлларда 7 һәлакәт теркәлгән. Шуның икесе бәрелешү, бер автомобиль әйләнеп капланган, өч автомобиль йөртүче җәяүлеләрне бәрдергән. Нәтиҗәдә бер кешенең гомере өзелгән. 10 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, шуларның бишесе – балалар.

Источник:http://www.almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International