ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Республика буенча гектарыннан уртача уңыш 21,7 центнер тәшкил итә

30 августта Республика бәйсезлеге көне һәм Казанның туган көне билгеләп үтеләчәк.

14 -16 августта “Болгар” музей-тыюлыгында “Бөек Болгар-2015” бөтенроссия тарихи фестивале уза. Бу хакта “Татар-информ” МА үткәргән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, “Сулица” тарихи фехтование һәм реконструкция үзәге директоры, форумны оештыручы Алексей Кокурин һәм фестивальнең ярминкә мәйданы җитәкчесе Екатерина Бегаева сөйләде.

5
август, 2015 ел
чәршәмбе
Соңгы 5 елда Татарстанда кәрәзле элемтә абонентлары 900 гә диярлек арткан. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: соңгы 2 елда абонентлар саны кискен үсү сизелмәгән. Актив SIM–карталар ярдәмендә кәрәзле элемтәнең үтеп кереше 172 процент тәшкил итә. 2010 ел белән чагыштырганда, бу сан 22 процентка арткан.
Урып җыю эшләренең иң кызган вакыты. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан барлык мәйданның 37 процентында эш башкарылган инде. Басуларда эш барышы белән район хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин танышты. Ул “Кичүчат”, “Союз– Агро” җәмгыятенең Кузай региональ –производство комплексында булды.
Татарстанда "Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында"гы закон эшләнә. Документ Краснодар краенда кертелгәнгә тиңдәш булачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

4
август, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Әлмәтнең Ленин мәйданында “Мин –ТР Доноры” проекты кысаларында Донор көне узды.
Әлеге көнне теләге булган һәркем игелекле эштә катнашып, үзенең канын бирә һәм кемнеңдер гомерен саклап калырга ярдәм итә алды.
Кече һәм урта бизнес вәкилләрен мәгълүмат белән тәэмин итүдә яңа портал эшли башлады. Анда теркәлү һәм портал хезмәтләреннән файдалану — бушлай.

3
август, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин Белоглазов урамы, 52 нче йорт ишек алдында балалар мәйданчыгы ачу тантанасында катнашты. Мәйданчык “Мин яраткан Әлмәт” проекты кысаларында сафка бастырылган.
Әлеге ишек алдында 1280 кеше яши, шуларның 307 се 14 яшькә кадәрге балалар.
Бүген башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин район хуҗалыклары басуларында булып урып– җыю һәм азык әзерләү эшләрнең барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International