Айрат Хәйруллин: “Төп бурыч – булган уңышны югалтуларсыз һәм үз вакытында җыеп алу”

2015 елның 3 августы, дүшәмбе
Бүген башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин район хуҗалыклары басуларында булып урып– җыю һәм азык әзерләү эшләрнең барышы белән танышты.

Рейдның беренче тукталышы булган “Ярыш” хуҗалыгында 2 мең гектардан артык бөртекле культуралар игелгән. Хуҗалык җитәкчесе Равиль Шәяхмәтов сүзләренә караганда, барлык мәйданның 35 процентында эш башкарылган, уртача уңыш бер гектардан 20 центнер тәшкил итә.

Айрат Хәйруллин механизаторлар белән очрашты, хуҗалык, техникаларның гомуми торышы, эш барышы белән кызыксынды, проблемалар турында сорашты.
3 августка алынган оператив мәгълүматлар буенча, Әлмәт игенчеләре көз көне чәчелгән культураларның 87 процентын җыеп алган инде. Уртача уңыш бер гектардан 18,8 центнер тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International