Татарстанда миллионынчы тонна ашлык суктырылган

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе
Татарстанда 1 млн 021 тонна ашлык суктырылган. Республика буенча гектарыннан уртача уңыш 21,7 центнер тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.

Бүгенгә бөртекле культуралар биләгән 470 мең гектар мәйданнан ашлык җыеп алынган, бу барлык күләмнең 29 процентын тәшкил итә.

Ашлык суктыру буенча Әлки һәм Апас районнары игенчеләре лидерлык итә, алар бөртеклеләр биләгән мәйданның 44 процентында эшне төгәлләгән. Буа районында көзге культураларның 42 проценты суктырылган. Зәй һәм Нурлат районнарында барлык мәйданның 40 процентында ашлык суктырылган.

"Татармедиа"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International