"ТР территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында"гы закон эшләнә

2015 елның 5 августы, чәршәмбе
Татарстанда "Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында"гы закон эшләнә. Документ Краснодар краенда кертелгәнгә тиңдәш булачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Республикада 4706 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм 400дән артык шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, алар тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгын җитештерә. Шул ук вакытта республика районнарының өчтән берендә аларның өлеше 65 процентка һәм аннан артыгракка җитә. Шуңа бәйле рәвештә, дәүләт авыллардагы кече хуҗалыкларга финанс ярдәме күләмен арттырырга тырыша. 2014 елда РФ һәм ТР бюджетларыннан шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына 2,1 млрд сумлык ярдәм күрсәтелгән, шуңарчы 1 ел элек 1,8 млрд сум булган. Моннан тыш, кайбер муниципаль районнар кече хуҗалыкларга үзләре дә булыша.

Закон проекты кабул ителгән очракта, 2016 елда бюджетларыннан шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына өстәмә финанс ярдәме чаралары күрсәтеләчәк. Документта ярдәмнең яңа 10нан артык төре каралган. Шул исәптән әлеге хуҗалыклар терлек сатып алу, сыерларны ясалма аталандыру һәм башкаларга акча алачак. Фермер һәм шәхси хуҗалык ияләренә теплицалар һәм башка авыл хуҗалыгы объектлары төзелешенә ярдәм итәләр.

Агымдагы елның көзендә кабул ителергә тиешле закон проектын ТР Президенты вазифаларын башкаручы да хуплаган.

2015 елда республика бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сөт юнәлешле мини-фермалар төзүгә чыгымнарын кайтаруга 200 мең сумга кадәр акча бирелгән, мөгезле эре терлек сатып алучыларга да ярдәм бирелгән. 2010-2014 елларда әлеге максатларга 1 млрд 634,6 млн сум акча тотылган.

Агымдагы елның август уртасыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 1 сыерга 3 мең һәм 1 савым кәҗәгә 1 мең сум күләмендә субсидия биреләчәк.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International