“Бөек Болгар-2015” бөтенроссия тарихи фестивале уза
2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе
14 -16 августта “Болгар” музей-тыюлыгында “Бөек Болгар-2015” бөтенроссия тарихи фестивале уза. Бу хакта “Татар-информ” МА үткәргән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, “Сулица” тарихи фехтование һәм реконструкция үзәге директоры, форумны оештыручы Алексей Кокурин һәм фестивальнең ярминкә мәйданы җитәкчесе Екатерина Бегаева сөйләде.
Спикер сүзләренә караганда, фестиваль кысаларында күпсанлы чараларга Россиянең 30 төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Украина һәм Израильдән йөзләгән тарихи реконструкцияләр һәваскәрләре киләчәк.
“Безнең өчен бу бик мөһим вакыйга. Туризм структурасын үзгәртми, кешеләр кызыклы туризм вакыйгаларына киләләр, бу фестиваль бик урынлы”, - дип билгеләп үтте Сергей Иванов.
Фестивальнең төп мәйданы - ярышлар мәйданы. Биредә тарихи орыш-сугышларда исә урта гасырлар тарихи бәрелешләре тәкъдим ителә. Оештыручылар сүзләренә караганда, реконструкторлар бер-берсе белән чынлап сынашачак.
Бу сугыш орыш-сугыш ярышларында җиңүче ачыкланачак, аларга иганәчеләр акчалата бүләк һәм кыйммәтле призлар тапшырачак.
Ярышларда Татарстан Республикасы данын тарихи клубларның берләштерелгән командалары яклаячак. Аның составына 85-113 кг авырлык категориясендәге 19-30 яшьлек кешеләр кертелгән. Реконструкторлар Алтын Урда чоры, шулай ук рус һәм Европа костюмнарыннан булачак. “Быел безнең сафлар сирәгәйде, кайбер яшьләр армиягә китте. Әмма безгә Крсноярскидан дуслар ярдәм итә”, - дип ачыклык кертте Сергей Кокурин. Россия Федерациясе җыелма командасын ике команда тәкъдим итәчәк.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, җәяүле сугышчылардан тыш, атлы сугышчылар да булачак.
Фестивальдә барлык теләүчеләр дә реаль сызымнар буенча ясалган урта гасыр хәрби машиналарыннан атып карый ала.
Быел тарихи реконструкция фестивале икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел белән чагыштырганда, анда катнашучылар саны ике тапкыр диярлек арткан. Шулай ук кунаклар саны да артуы көтелә: узган ел чарада 14 мең кеше булса, быел оештыручылар 25 мең кунак кабул итәргә әзерләнә.