Айрат Хәйруллин алдынгы комбайнчыларга премияләр тапшырды

2015 елның 5 августы, чәршәмбе
Урып җыю эшләренең иң кызган вакыты. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан барлык мәйданның 37 процентында эш башкарылган инде.
 Басуларда эш барышы белән район хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин танышты. Ул “Кичүчат”, “Союз– Агро” җәмгыятенең Кузай региональ –производство комплексында булды.
Комбайнерларның эш көне иртән башланып, кичкә кадәр дәвам итә. Һава торышы яхшы торганда көннең һәр минуты кадерле.
Алдынгы механизаторларга Айрат Хәйруллин район башлыгының Рәхмәт хатын һәм акчалата премияләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International