Шәһәрдә Донор көне

2015 елның 4 августы, сишәмбе
Бүген Әлмәтнең Ленин мәйданында “Мин –ТР Доноры” проекты кысаларында Донор көне узды.

Әлеге көнне теләге булган һәркем игелекле эштә катнашып, үзенең канын бирә һәм кемнеңдер гомерен саклап калырга ярдәм итә алды. “ТатАИСнефть” тә инженер булып эшләүче Ильмир Хөсәенов мәсьәлән, күптән кан бирергә җыенып йөргән. “Акция кысаларында кан бирү аеруча үзенчәлекле, табиблар сәламәтлегемнең яхшы булуын әйтте. Гомумән, Почетлы Донор булырга телим,”– ди ул.

“Мин – Донор!” акциясе Әлмәттә быел гына да өченче тапкыр уздырыла.
Акция барышында табиблар 46 литр кан әзерләделәр. Акциянең максаты– яшьләр арасында донор булуны популярлаштыру, игелеклелек, башкаларга ярдәм итү кебек төшенчәләрнең асылын аңлату.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International