Айрат Хәйруллин җиденче балалар мәйданчыгын ачу тантанасында катнашты

2015 елның 3 августы, дүшәмбе
Бүген башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин Белоглазов урамы, 52 нче йорт ишек алдында балалар мәйданчыгы ачу тантанасында катнашты. Мәйданчык “Мин яраткан Әлмәт” проекты кысаларында сафка бастырылган.

Әлеге ишек алдында 1280 кеше яши, шуларның 307 се 14 яшькә кадәрге балалар.
Тантана вакытында Айрат Хәйруллин биредә яшәүчеләрнең яңа объект ачылу белән тәбрик итте. Ул нефтьчеләр каласының Президент программалары, “Татнефть” компаниясенең һәртөрле ярдәме белән үсеш алуын билгеләде.

Белоглазов урамы, 52 нче йорт ишек алдында балалар мәйданчыгы ачылу барышында “Республика тасмасы” акциясенә дә старт бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International