ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2016 нчы елда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджеты кереме 196,2 млрд сум, чыгымы 202,0 млрд сум булыр дип көтелә, дефицит 5,8 млрд сум тәшкил итәчәк. Республика бюджеты кереме 160,7 млрд сум, чыгымы 166,5 млрд сум булыр дип фаразлана, бюджет кытлыгы - 5,8 млрд сум. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин җиткерде.

9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
“Яңа гасыр” каналында бүген нефтьчеләр башкаласы лидеры Айрат Хәйруллин “Турыдан-туры элемтә” тапшыруында катнаша.

8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Әлмәт дәүләт нефть институтында студентлар советы Яшь сайлаучы көне үткәрде.
Татарстанда 5 сентябрьдә уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә җәмгысе 47 млн сумлык продукция китерелгән. Продукция ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән бәядән сатылган. Азык-төлек бәяләре, сәүдә челтәрләре белән чагыштырганда, 15-20 процентка арзанрак.

5
сентябрь, 2015 ел
шимбә
Әлмәттә Нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәме һәм Шәһәр көне иртәнге яктан ук зур чаралар белән башлады. Объектлар ачу тантаналарыннан соң ул Сабантуй мәйданында дәвам итте.
Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында Әлмәттә “Шәмсенур” паркы ачылды.
Хәбәр иткәнебезчә, “Шәмсенур” - калабызда Парк һәм скверлар елы уңаеннан төзелгән дүрт парк зонасының берсе. Проектны тормышка ашыруга 70 миллион сумлап акча бүленде. Әлеге сумманың өчтән ике өлеше республика бюджетыннан бүлеп бирелгән, калганы муниципаль бюджет акчасы.
Әлмәттә яңа бассейн төзеләчәк. Шевченко урамындагы “Магнит” сәүдә үзәге һәм “Дуслык” микрорайоны арасындагы территориядә булачак 50 метрлы “Мирас” бассейны төзелешен башлау хөрмәтенә бүген биредә капсула салынды.
Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов бүген яңа балалар бакчасын да ачты. Кол Гали урамында төзелгән әлеге балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән. Ул шәһәрдәге 3 яшьтән алып 7 яшькәчә балаларның һәммәсен бакчаларда урын белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

4
сентябрь, 2015 ел
җомга
Узган тәүлектә Татарстанда 3266,6 тонна сөт савылган. Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 137,7 тоннага артыграк, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.
Бүген Казанның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоуына йомгак ясалды. Тантанада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International