Әлмәт нефть институтында Яшь сайлаучы көне үтте

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе
Әлмәт дәүләт нефть институтында студентлар советы Яшь сайлаучы көне үткәрде.
Чарада Айрат Хәйруллин һәм мәгариф идарәсенең яңа җитәкчесе Дмитрий Садетдинов катнашты.

Иң элек АГНИ директоры Александр Емекеев кунакларны уку йорты һәм тарих музее белән таныштырып йөрде.
Очрашу барышында муниципаль районның үсеш перспективаларына тукталдылар. Якын араларда Әлмәттә балалар хирургиясе үзәге төзеләчәге, белем бирү сыйфатына аеруча зур игътибар биреләчәге билгеләп үтелде. Әлмәттә велосипедчылар өчен инфраструктура челтәре проекты эшләтеп җибәреләчәк, иң яхшы белгечләрне җәлеп итеп Халыкара мәктәп барлыкка киләчәк, шәһәрне яшелләндерү дәвам иттереләчәк һ.б.

АГНИ студентлары кунакларга кызыклы һәм күпкырлы студент тормышы турында сөйләделәр, планнары белән уртаклаштылар, шәһәрдә барган үзгәрешләргә уңай карауларын ассызыкладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International