Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Марат Әхмәтов: “Авыл хуҗалыгы ярминкәләре бизнес түгел, – шактый зур ихтыяҗга ия социаль проект”
2015 елның 8 сентябре, сишәмбе
Татарстанда 5 сентябрьдә уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә җәмгысе 47 млн сумлык продукция китерелгән. Продукция ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән бәядән сатылган. Азык-төлек бәяләре, сәүдә челтәрләре белән чагыштырганда, 15-20 процентка арзанрак.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
“Ярминкәләрнең төп өстенлеге дә шунда – халык җирле товар җитештерүчеләрдән сыйфатлы азык-төлекне арзан бәядән сатып ала. Әлбәттә, продукцияне үзкыйммәтеннән, кайвакытта аннан да арзанрак бәягә сатучы авыл хуҗылыгы товарлары җитештерүчеләренә, крестьян-фермерлык хуҗалыкларына, ярдәмче хосусый хуҗалыкларга ярминкә табыш китерми. Әмма бу бизнес түгел, – шактый зур ихтыяҗга ия социаль проект”, – дип ассызклады ул үзенең чыгышында, ярминкәләрнең халыкның аз керемле, якланмаган өлешенә ярдәм итүнең нәтиҗәле чарасы булуын искәртеп.
Шулай да, министр әйтүенчә, ярминкәләрдә катнашучы товар җитештерүчеләргә дәүләт тарафыннан җитди ярдәм күрсәтелә. Аерым алганда, аларның транспорт чыгымнары каплана. Әйтик, былтыр көзен бу максатларга республика бюджетыннан 15,5 млн сум, быел язын исә 13,5 млн сум акча бүлеп бирелгән. Ярминкәләрнең иң актив һәм тырышып эшләгән катнашучыларына өстәмә матди ярдәм дә күрсәтелә, дип билгеләп узды Марат Әхмәтов. Аның сүзләренә караганда, ярминкәләрне оештыру процедурасы, читтән караганда, гади булып тоелса да, чынлыкта, бу – күп көч куюны таләп итә торган чара. Шәһәр халкына Татарстанның шәхси товар җитештерүчеләре, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре үз продукциясен тәкъдим итә. Һәр ярминкәдә бу эшкә 2,5-3 меңләп оештыручы, катнашучы үзеннән өлеш кертә, 600ләп берәмлек техника җәлеп ителә.
Марат Әхмәтов традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләренең Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 5 сентябрьдә башлануын искәртеп, аларның һәр шимбә саен рәсми рәвештә 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәген билгеләп узды. Киләсе елга ярминкәләрне ихтыяҗга карап үткәрү күздә тотыла. Әйтик, агымдагы елда алар февральдән май башына кадәр оештырылган иде.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры искәртеп узганча, Казанда ярминкәләр, гадәттәгечә, 8 мәйданчыкта оештырыла. Аерым алганда, Совет районында ярминкә 2 мәйданчыкта узачак – “Казан” агросәнәгать паркында (Аграр урамы, 2) һәм Дәрвишләр бистәсендәге “Дерби” базары территориясендә ( Липатов урамы, 7).
ТР районнарыннан килгән җитештерүчеләр үз продукциясен Яңа Савин районында “Яңа Савин күпләп һәм берәмләп сату базары” ААҖ каршындагы мәйданчыкта(Адоратский урамы, 21) тәкъдим итәчәк. Авиатөзелеш районында кирәкле продукцияне 123нче номерлы һөнәри лицей каршындагы мәйданчыкта (Дементьев урамы, 39) сатып алып булачак. Мәскәү районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе “Пятерочка+” супермаркеты каршындагы территориядә (Коләхмәтов һәм Восстание урамнары чатында) оештырылачак. Киров районында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгын сатып алу мәйданчыгы “Җиләкле бистә” сәүдә үзәге каршында (Краснококшай урамы, 152/2) була.
Марат Әхмәтов быел Яшел Үзән районының Октябрьское бистәсендә урнашкан “Яңа Тура” технополисы территориясендә дә, әлеге сәүдә үзәге җитәкчелеге үтенече белән, ярминкә уздырылуына аерым игътибар юнәлтеп, аның беренчесендә сатып алучыларның алай ук күп булмавын әйтеп узды. “Бу территориядә сатып алучылар агымын өйрәнәчәкбез әле. “Яңа Тура” халык арасында, нигездә, кием-салым базары буларак билгеле. Ул Казаннан ерак. Өстәвенә, башкаланың шул читендәге Мәскәү һәм Киров районнарында ярминкә үткәрү урыннары бар. Шуңа “Яңа Тура”дагы ярминкә үзен үзе акламаса, сату бармаса, без аны туктатырбыз. Әгәр сату активлашып китеп, халык күпләп йөри торган булса, ярминкәне тагын да җәелдерү чарасын күреребез”, – дип билгеләп үтте әлеге мәсьәлә уңаеннан министр.
Аның сүзләренчә, Яр Чаллыда ярминкәләр 2 төп мәйданчыкта оештырыла: шәһәр халкына Сарман тракты һәм 27нче микрорайон территорияләрендә кулай бәядән азык-төлек сатып алу мөмкинлеге бирелә.
"Татар-информ"
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз