Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин район үсеше буенча хезмәттәшлек итәргә әзер булган инвесторлар белән берничә очрашу уздырды. “Чиләбе торба прокаты заводы” генераль директоры Михаил Иванов белән очрашу вакытында сүз “Алнас” акционерлык җәмгыяте, заводның киләчәк планнары турында барды. “Чиләбе торба прокаты заводы” Россиянең металлургия комплексында әйдәүче сәнәгать төркеме булып исәпләнә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча җитештерелгән продукция күләме 17,7% тәшкил итә.
Айрат Хәйруллин шулай ук «DEGA Group» швейцария компаниясе җитәкчесе белән дә очрашты. Сүз индустриаль парклар үсеше турында барды.
“Альметьевский вестник” газетасы тәрҗемәсе