Бүген башкарма комитетта район башлыгы Айрат Хәйруллин район активы белән шәһәркүләм планерка үткәрде.
Киңәшмә башында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм хатлар бүлеге мөдире итеп билгеләнгән Лилия Фатыхова белән таныштырдылар. Аннары атна дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Искәндәр Сәмигуллин районда спорт торышы турныда чыгыш ясады, Аппак авыл җирлеге башлыгы Валенитина Горбунова җирлектәге хәлләр турында мәгълүмат белән таныштырды. Киңәшмә алдагы эш атнасында узачак чаралар турындагы хәбәрләр белән тәмамланды.