“Татнефть” һәм Әлмәт шәһәре медицина-санитар бүлегендә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү турында

2016 елның 19 марты, шимбә

17 март көнне “Татнефть” һәм Әлмәт шәһәре медицина-санитар бүлеге шартларында республиканың көньяк-көнчыгыш тәбәгендә яшәүчеләргә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү. 2015 ел нәтиҗәләре һәм 2016 елга планнар” темасына районара киңәшмә узды. Киңәшмәдә медицина-санитар бүлеге табибларыннан тыш, ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының медицицина ярдәме күрсәтү бүлеге җитәкчесе Николай Илюхин, ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиолог белгече Альбер Галявич, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Лениногорск, Сарман, Чиремшән, Ютазы, Яңа Чишмә районнарының сәламәтлекне саклау учреждениеләре җитәкчеләре, белгечләре һәм кардиологлар да катнашты.

“Татнефть” һәм Әлмәт шәһәре медицина-санитар бүлеге эшчәнлеге югары бәяләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International