Әлмәттә Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә багышланган “Көрәш” Бөтенроссия бил алышу турниры бара

2016 елның 19 марты, шимбә

Әлмәттә Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә багышланган “Көрәш” Бөтенроссия бил алышу турниры11 ел рәттән үткәрелеп килә. Бүген “Татнефть” компаниясе спорт комлексында Татарстанның төрле районнарынна гына түгел, Чувашстан, Башкортстан, Оренбург төбәге спортчылары да бил алыша. .

Турнир ачу тантанасына шәһәр һәм район җитәкчелеге, Шәйдуллиннар гаиләсе династиясе, ТР “Көрәш” федерациясе җитәкчеләре, Зөфәр Шәйдуллинның авылдашлары һәм якташлары җыелды.

Әйтергә кирәк, Әлмәт батырлары Рамил Синяев, Айвар Билалов, Ильяс Галимов – үз авырлыкларында “Көрәш” бил алушуы буенча 2015 елгы дөнья чемпионнары

Тантанада Айрат Хәйруллин ТР көрәш буенча иң яхшы тренеры Рим Синякаевны һәм иң яхшы көрәшче Ирек Шәяхмәтовна бүләкләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International