Бу ялларда Татарстанның төрле районнарында “Көрәш” буенча берничә турнир үтте. Теләчедә Салават Фәтхетдинов призларына турнир үтсә, Әлмәттә Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә багышланган Бөтенроссия “Көрәш турниры” булып узды. 18 марта исә Азнакайда Әсләм Шакиров истәлегенә багышланган турнирүзды. 14нче тапкыр үткәрелгән әлеге турнирда әлмәт спортчылары да катнашып, җиңүләр яулады. Марат Кәримов, Айвар Билалов – 1нче урын, Рузил Ганиев , Рамил Синякаев– 2нче урын, Радик Гафуров, Рамиль Бәдретдинов 3нче урынга лаек булдылар.