Айрат Хәйруллин предприятие җитәкчеләренә югары һәм урта уку йортларында кафедралар җитәкләргә кушты

2016 елның 18 марты, җомга

Башкарма комитет бинасында  Әлмәт  муниципаль районында  сәнәгать тармагын үстерү буенча  Икътисади  советның чираттагы утырышы  узды. Аның эшендә  эре сәнәгать  предприятиеләре  җитәкчеләре, банк  директорлары,  идарә  һәм  департамент  җитәкчеләре  катнашты.

  Очрашуны ачып,  район башлыгы  Айрат  Хәйруллин  Россиядә  авыр икътисади ситуация булуына  карамастан, нефть төбәгендә  хәлнең  чагыштырмача  тотрыклы  булуын  билгеләде. Кеше башына туры килгән керем күләме дә шул турыда сөйли.  Әлеге күрсәткеч  районда  43200 сум тәшкил итә.   Әлмәт 1000 кешегә туры килгән  туучылар саны буенча  да  республикада  икенче урында.

  “Альметьевский вестник” газетасы тәрҗемәсе 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International