ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

ӘМР  башлыгы Айрат  Хәйруллин шәхси сораулар буенча гражданнарны  кабул итте. Әлмәтлеләр  район башлыгына үзенең теләк, тәкъдимнәре белән  керделәр. Инвалид–спортсменнар мөмкинлекләре  чикләнгән  кешеләр өчен   хоккей уеннары  оештыру  кирәклеген ассызыкладылар.


22
март, 2016 ел
сишәмбе

22нче март көнне “Бердәм Россия” партиясенең семинары узды.

Татарстанда  кышкы озын  айлардан  соң  санитар –экологик   өмә  уздыру  күркәм традициягә  әйләнде.Агымдагы елда  ул 1 апрельдән башлана. Чисталык өмәләрен координацияләү ТР Министрлар кабинеты   карары нигезендә табигатьне саклау хезмәтләре, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, республиканың муниципаль берәмлекләренә йөкләнә

Хәзерге вакытта Татарстанда булдырылган күп функцияле үзәкләр (КФҮ) федераль, республика һәм муниципаль хакимият органнарының 146 төр хезмәтен тәкъдим итә. Узган елда КФҮ белгечләре тарафыннан 1 миллион 800 мең хезмәт күрсәтелгән. Ел башыннан – барлыгы 400 меңнән артык. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта “Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк” учреждениесе директоры Ленара Мозаффарова җиткерде.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты муниципаль милекне шәхси милеккә сату буенча 2016 елның 1апрелена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген  Әлмәт муниципаль районы  башлыгы Айрат  Хәйруллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади  совет утырышында  катнашты.

Балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендә Әлмәт муниципаль районы дәвалау учреждениеләре арасында йөзү буенча ярышлар узды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участогын сату буенча 2016 елның 12апрелена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты муниципаль милекне классик, “чүкечле” формадагы сатудан электрон формага күчү турында хәбәр итә. Электрон сату формасы сатуда катнашырга телүчеләр санын чикләми, аларга өйләреннән, офисларыннан чыкмыйча гына, сатуда катнашу мөмкинлеге бирә.

Бу атнада кар күп яуды, буран көчле булды. 

Юлларны, урам һәм тротуарларны кардан тазарту тәүлек буена барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International