Бүген Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында (ЭЭМ) “Закон территориясе” республика конкурсына нәтиҗә ясадылар. Быел юбилей елы булды – беренче тапкыр конкурс Татарстан ЭЭМ инициативасы белән 2007 елда уздырылган иде.
21 август көнне Әлмәт муниципаль районы Советының Аппараты җитәкчесе Әфләтунова Р.Е. Мәшгульлек үзәге катнашуы белән муниципаль райондагы авыл җирлекләре башлыкларын һәм эш бирүчеләрне инвалидларны эш белән тәэмин итү буенча башкарыла торган чаралар һәм аларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын бүлеп бирү турында мәгълүматны тыңлады.
21 августтан алып 29 августка кадәр Татарстан Республикасы мәнариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гомуми белем бирү оешмалары, балаларга өстәмә белем бирү оешмалары, һөнәри белем бирү оешмалары арасында иң яхшы капиталь ремонт һәм яңа уку елына иң яхшы әзерлек буенча республика смотр-конкурсы узачак. Белем бирү оешмаларының инфраструктурасын камилләштерү һәм педагогик коллективларны стимуллаштыру бәйгенең максаты булып тора.
23 августтан алып 27 августка кадәр Казан шәһәрендә 18 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар арасында пляж волейболы буенча Европа беренчелеге узачак. Ярышлар Су спорт төрләре сараена (Сибгат Хаким, 70 урамы) керү урыныннан уң якта урнашкан Пляж спорт төрләре үзәгенең 5 ярышу кортларында үтәчәк.
2 сентябрьдә Әлмәттә «Татнефть Әлмәт марафоны– 2017» узачак.
Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы” Указы нигезендә гамәлгә куелган.
Узган җомгада Казанда машина йөртү осталыгы буенча хатын-кызлар арасындагы бәйгенең финалы узды.Анда үз шәһәрләрендә җиңү яулаган автоледилар катнашты. Беренче урын белән «Автоледи–2017» исемен Казаннан Аделя Бәдриева яуласа, Әлмәттән Евгения Иголкина икенче булды. Барлык призерларга кубоклар, дипломнар, акчалата премияләр бирелгән.
"Римера" компанияләре группасына керә торган "Алнас" заводының шефлыкка алынган территориясе территориаль иҗтимагый үзидарәсе - 17 республика бәйгесендә беренче урынны яулады һәм 665 мең сумлык грантка ия булды. Акчаларны территорияне төзекләндерүгә юнәлтәчәкләр.
Әлмәт районы иҗат коллективлары Лениногорск районында чыгыш ясадылар. Аларның чыгышлары аеруча җылы кабул ителде. Әлмәт артистларына рәхмәт сүзләре әйтелде.
Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 79 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 907 әгъзасына тикшерү уздырылган.