Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин «Закон Территориясе» республика бәйгесе җиңүчеләре арасында

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Бүген Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында (ЭЭМ) “Закон территориясе” республика конкурсына нәтиҗә ясадылар. Быел юбилей елы булды – беренче тапкыр конкурс Татарстан ЭЭМ инициативасы белән 2007 елда уздырылган иде.

Җиңүчеләрне хөрмәтләүдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты рәисе урынбасары Рафил Нугуманов, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты. 

Җиңүчеләрне тәбрикләп, Алексей Песошин әлеге бәйгенең һаман саен популярлаша баруын, актуальлеген һәм кирәкле булуын билгеләп үтте. Анда катнашучылар артуын ассызыклады. Конкурсантларга гражданлык инициативасы күрсәтүләре һәм эчке эшләр органнарына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International