Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 79 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 907 әгъзасына тикшерү уздырылган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры 2017 елның 18 августына Татарстанда 1 409,9 мең кв. м., ягъни планның 58,7%ы торак гамәлгә кертелү турында хәбәр итте.Тулаем бу үткән елның шушы чорына карата 104% тәшкил итә.
Социаль ипотека программасы буенча төзелүче 116 объекттан 79 объект әзер диярлек; уртача әзерлектә – 29 объект; 8 объектта эшләр күп әле. Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торак хокукын гамәлгә ашыру программалары кысаларында 19 августка 105 торак урыны республика милкенә сатып алынган һәм яллау шартнамәсе буенча ятим балаларга тапшырылган.
Ирек Фәйзуллин шулай ук ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарына капиталь ремонт, сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм аларга ремонт ясау, фельдшерлык-акушерлык пунктлары (ФАПлар), табиб амбулаторияләре һәм башка сәламәтлек саклау учреждениеләре төзү турында да сөйләде.
2017 елда Татарстанда Казандагы, Чаллыдагы, Түбән Камадагы һәм Әлмәттәге 74 амбулатор-поликлиника учреждение бинасына капиталь ремонт каралган. 17 августка 72 объектта эшләр бара.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин социаль ипотека программасы буенча йортлар төзү хәлләре турында мәгълүмат бирде.
Татарстан амбарларына 2,15 млн. тонна бөртекле ашлык салынган, уңыш югары саклана – 36,6 ц/га, бу 2016 ел уңышы белән чагыштырганда 9 ц/га артык.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Бүгенгә 40% мәйдан җыеп алынган, ягъни 600 мең га, диде министр. Аның сүзләренчә, урып-җыю эшләренең югары темплары Зәй районында, Апас, Чистай, Әлки һәм башка районнарда тортыклы саклана.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, атна азагында көннәр үзгәрәчәк, һәм уҗымлыларны һәм борчакны җыеп алуны тәмамларга кирәк, аларның мәйданы әлегә 200 мең га.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен 2017 ел урагы өчен бу матур көннәрне мөмкин кадәр файдаланырга өндәде.
Шуннан соң мәсьәләләр турында урыннарда фикер алыштылар.