ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2017 ел
дүшәмбе

Бүгенге киңәшмәдә керемнәрне легальләштерү һәм милекне теркүнең төп күрсәткечләре турында сү барды. Киңәшмәдә ТР Президенты кадрлар резервы вәкилләре дә катнашты.

Нефтьчеләр көне якты һәм тамашалы  вакыйга буларак истә калачак. Ул биш мәйданда узачак. Чара барышында парад, төрле бәйрәм чаралары, урам театрлары оештырылачак, Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм салют белән тәмамланачак.

Әлмәт сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче медицина хезмәткәрләренең 175 баласы быел беренче класска барачак. 

20 август көнне Әлмәттә «Яшел Фитнес» социаль-спорт юнәлешенең атна саен үткәрелә торган чаралары үтте. "ЯФ белән дөнья тирәли" тематикасы астында бушлай күнекмәләр шәһәрнең 5 мәйданында үтте:  «Яшьлек»,  «Шамсинур» скверлары,  «Алнас»стадионы, шәһәр  пляжы, шәһәр паркы.


20
август, 2017 ел
якшәмбе

19 август көнне «Шәһәрнең мəдəни мохите» проекты кысаларында төрле чаралар Әлмәтнең 9 мәйданында үтте. 


19
август, 2017 ел
шимбә

Һава торышы Әлмәт районы җир биләүчеләренә көн саен бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю буенча эшләрнең темпларын үстерергә ирек бирә. Агымдагы елда бөртекле һәм кузаклы культураларның гомуми мәйданы 44822 га тәшкил итә. 19 август көненә 14730 га (33%) мәйданнан уңыш җыеп алынган, гомуми тарттырылган күләм 48676 тонн тәшкил итә. 

"Дөнья фестивале" Әлмәт районының Каськи авылында Россиянең төрле шәһәрләреннән 250 кешене берләштерде. Ике көн эчендә этник һәм бардлар музыкасы буенча мастер-класслар, семинарлар һәм концертлар үтте.


18
август, 2017 ел
җомга

22 августта иртәнге 8 дән эшләр тәмамланганчы вакытлыча салкын су бирүне туктатып торалар. Бу чикләү Тельман урамыннан башлап Фәхретдин һәм Сөләйманова урамнарына кадәрге арага кагыла. 

Әлмәт районы кырларында урак өсте дәвам итә. Төшке аш вакытында район мәдәният йортының иҗади коллективлары кырда эшләүчеләрнең күңелләрен күтәрәләр. 

Беренче тапкыр «Tatarstan Top Hotels & Restaurants Award» премиясе 2016 елда Казан шәһәрендә оештырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International