23 августтан алып 27 августка кадәр Казан шәһәрендә 18 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар арасында пляж волейболы буенча Европа беренчелеге узачак. Ярышлар Су спорт төрләре сараена (Сибгат Хаким, 70 урамы) керү урыныннан уң якта урнашкан Пляж спорт төрләре үзәгенең 5 ярышу кортларында үтәчәк.