Узган җомгада Казанда машина йөртү осталыгы буенча хатын-кызлар арасындагы бәйгенең финалы узды. Анда үз шәһәрләрендә җиңү яулаган автоледилар катнашты. Беренче урын белән «Автоледи–2017» исемен Казаннан Аделя Бәдриева яуласа, Әлмәттән Евгения Иголкина икенче булды. Барлык призерларга кубоклар, дипломнар, акчалата премияләр бирелгән.