Әлмәт районында эшкә яраклы инвалидларны эш белән тәэмин итү буенча эшчәнлек дәвам итә

2017 елның 22 августы, сишәмбе

21 август көнне Әлмәт муниципаль районы Советының Аппараты җитәкчесе Әфләтунова Р.Е. Мәшгульлек үзәге катнашуы белән муниципаль райондагы авыл җирлекләре башлыкларын һәм эш бирүчеләрне инвалидларны эш белән тәэмин итү буенча башкарыла торган чаралар һәм аларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын бүлеп бирү турында мәгълүматны тыңлады.

2017 елның башыннан 115 инвалид эш урынын тапты. Агымдагы айның азагына тагын 26 инвалидны, ә сентябрь аенда - 107 мөмкинлекләре чикләнгән кешене эшкә урнаштыру планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International