ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2017 ел
чәршәмбе

1 октябрьгә кадәр льготниклар билгеләнергә тиеш: соцпакет яисә акча алырга.Бүген Татарстанда 342607 федераль льготник тора, аларга законнар җыелышы сайлау тәкъдим итә – соцпакеттан файдаланырга һәм даруларны түләүсез алырга, яисә акчалата компенсацияне алып, аннан баш тартырга.

Ярышлар 2 сентябрьдә «Нефтьче» мәдәният сарае янында старт алачак. Ярышларда катнашыр өчен  http://www.tatar.run сайтында регистрация үтәргә кирәк.

Чараның максаты физик мөмкинлекләре чикләнгән яшь язучы Лилия Заһретдинованы яшүсмерләр белән таныштыру иде. Яшь язучының һәрнәрсәдән тәм таба белүе, зәңгәр күккә карап үзен бәхетле итеп хис итүе, якыннары һәм дуслары турында дәртләнеп сөйләве безгә тормыш кыйммәтләрен аңларга ярдәм итте. 

18 е көнне булып узган чарада 100 дән артык автобус йөртүче тикшерелде.

Әлмәтлеләр соңгы шимбә кичен «Шәһәрнең мəдəни мохите» проекты белән бергә үткәрә алачак. 26 август көнне мәдәни-күңел ачу чаралары 11 мәйданда узачак.

Экология елы кысаларында  24 август көнне 10. 00 әлмәтлеләрне Экология министры урынбасары кабул итәчәк. Кабул итүдә көньяк-көнчыгыш территориаль идарә җитәкчесе Альберт Маликов та катнаша. Кабул итү Әминов урамындагы, 9а (каб.№1) уздырыла. телефон: 8(8553) 33-03-26.

"Татарстан кроссы - 2017" массакүләм ярышлары үткәрелү сәбәпле, 16 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнар буйлап хәрәкәт чикләнәчәк:

- Ленин урамы буенча Радищев урамыннан М.Җәлил урамына кадәр;

- М.Җәлил урамы буенча Ленин урамыннан Лермонтов урамына кадәр;

- Лермонтов урамы буенча М.Җәлил урмыннан Радищев урамына кадәр;

- Радищев урамы буенча Лермонтов урамыннан Ленин урамына кадәр.


22
август, 2017 ел
сишәмбе

"Җәй, безнең белән кал!" мәдәни программасы 26 август көнне бер үк вакытта шәһәрнең 5 мәйданында узачак.

ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә, 23 август көнне, аязучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы күзәтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с, көндез 6-11 м/с, урыны белән 11 м/ска кадәр көчәю көтелә. Минималь температура төнлә +13..+18˚,  максималь көндез  +27..+32˚.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International