Әлмәтнең гомуми белем бирү оешмалары иң яхшы капиталь ремонт һәм яңа уку елына иң яхшы әзерлек буенча смотр-конкурста катнаша алачак

2017 елның 22 августы, сишәмбе

21 августтан алып 29 августка кадәр Татарстан Республикасы мәнариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гомуми белем бирү оешмалары, балаларга өстәмә белем бирү оешмалары, һөнәри белем бирү оешмалары арасында иң яхшы капиталь ремонт һәм яңа уку елына иң яхшы әзерлек буенча республика смотр-конкурсы узачак. Белем бирү оешмаларының инфраструктурасын камилләштерү һәм педагогик коллективларны стимуллаштыру бәйгенең максаты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International