ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

28 гыйнвар көнне "Алнас" стадионы залында «Челночный бег 3х10» дигән күнегү буенча 8 нче нормативны тапшыру балачак. Йөгерүнең әлеге төре кыска гына дистанцияне юнәлешне кисәк үзгәртеп кабат-кабат узуны күздә тота. Мондый төр йөгерү кешеләрдә чыдамлык, җитезлек, реакция тизлеге кебек сыйфатларны көчәйтергә ярдәм итә. Моннан тыш, тренировкада әйләнмәле грифлы турникта иптәшләрең белән ярышу һәм кире рульле велосипедта йөреп җитезлегеңне сынау мөмкинлеге дә булачак.
 

Иҗтимагый Советның беренче утырышы агымдагы елда район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында узды. – Минем өчен ижтимагый Советның халыкны борчыган сорауларны властькә житкерә, аларны хәл итүгә йогынты ясарлык орган булуы мөһим, – дип ассызыклады очрашуны ачып район башлыгы.

29 гыйнвар көнне Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең концерт залында истәлекле вакыйга - композитор, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе композиторлары берләшмәсе әгъзасы, Татарстан Республикасының  атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Раупова белән иҗат кичәсе узачак.

22 гыйнвар көнне Мәшьгүльлек үзәге директоры М.М.Нәсертдинов Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Л.Ф.Валеев уздырган эшлекле киңәшмәдә торак-коммуналь хезмәте өлкәсендә эшләүче предприятиеларның җитәкчеләре алдында чыгыш ясады. Эш белән тәэмин итүчеләргә иҗтимагый һәм вакытлыча эшләрне оештыру, укуны тәмамлаучыларның стажировкасы турында  мәгълүмат бирелде. Киңәшмәдә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш бирүчеләрнең эш урыннарын җиһазлауга тотылган чыгымнарнын компенсацияләү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. 

Иртәгә, 25 гыйнвар көнне болытлы һава торышы көтеләчәк. Кар явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. 

Узган атнада Әлмәттә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, төрле милләт халыклары бердәмлегенә кагылышлы мәсьәләләргә багышланган түгәрәк өстәл булып узды. Аның эшендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гузәл Пайдуллина, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сиринә Җиһаншина, төрле диаспора вәкилләре катнашты. 

"ӘМР архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе" МБУсы әлмәтлеләргә һәм шәһәр кунакларына 9 гыйнвардан алып 9 февральгә кадәр 2018-2020 елларга "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" өстенлекле проектын тормышка ашыру максаты белән беренчел исемлеккә кермәгән өстәмә иҗтимагый территорияләр, шулай ук 2018 елга проект кысаларында беренче чираттагы иҗтимагый территорияләрне билгеләү буенча гражданнарның тәкъдимнәрен кабул ителәчәге турында хәбәрне җиткерә. 

Әлмәттә 24-25 гыйнварда чираттагы XXI "Сандугач сайрар илем" региональ балалар иҗаты фестивале башланачак. Гадәти чарага әйләнгән Татарстан нефть регионының яшь талантларына бәя бирүне «Татнефть» ГАҖ «Рухият» рухи яңарыш фонды оештыра һәм үткәрә. Фестиваль программасына түбәндәге номинацияләр керә: вокал (ялгыз башкарыла торган номер), бакыр һәм агач һәм кагып уйнала торган музыка коралларында уйнау, вокаль ансамбльләр, кыллы-смычоклы музыка коралларында уйнау, хореография, электромузыкаль музыка коралларында уйнау, театраль сәнгать. 


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан 2018 елгы FIFA бөтендөнья футбол чемпионатын үткәрү вакытында кунакханә эше хезмәт күрсәтүгә бәяләрне көйләү буенча "кайнар линия" оештырылган. Республикада яшәүчеләрдән шалтыратулар 22 гыйнвардан чемпионат тәмамланганчы 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр  8 (917) 224-87-94 телефоны буенча кабул ителәчәк.

Кунакханәдә урнашуга максималь бәяләр белән монда танышырга була.

Pulsar VC халыкара акселерация прораммасын уздыра. Бу программа UBI Global фикере буенча 2016/2017 елларда Россиядә №1 дип танылган. Pulsar VC акселераторлары - әйдәп баручы венчур базарында уйнаучылар һәм индустриаль партнерлар белән бергә эшләп чыгарылган стартапларны үстерү буенча чаралар комплексы. Программа Көнчыгыш Европа һәм Азиядән югары сыйфатлы компанияләрне җәлеп итә. Бөтен программа дәвамында төркемнәргә финанслау, продуктларын кыска вакыт эчендә эшләп бетерү, бизнес-модельгә тест үткәрү һәм Европа, АКШ һәм Кытай глобаль базарларына чыгуга әзерләнү мөмкинлекләре бирелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International