Күпмилләтле Әлмәт: киләчәккә планнар

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Узган атнада Әлмәттә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, төрле милләт халыклары бердәмлегенә кагылышлы мәсьәләләргә багышланган түгәрәк өстәл булып узды. 

Аның эшендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гузәл Пайдуллина, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сиринә Җиһаншина, төрле диаспора вәкилләре катнашты. 

 “Әлмәт территориясендә яшәүче һәрбер милләт вәкиленең районның иҗтимагый тормышында үз лаеклы урыны бар. Без дустанә, хөрмәт һәм ышанычка нигезләнгән мөнәсәбәтләр саклый алабыз икән, бу беренче чиратта, сезнең тырышлык. Бу, үз чиратында, һәрбер милләт халкына үз мәдәниятен, гореф – гадәтләрен, телен сакларга ярдәм итә,– дип ассызыклады Олег Шабалин үз чыгышында.

Түгрәк өстәлдә артында сөйләшү ел дәвамында башкарылган эшләргә хисап тоту, киләчәккә планнар билгеләү белән дәвам итте.

Мәгариф киңлегендә мәдәниятләр бәйләнеше хакында Сиринә Җиһаншина сөйләде. Рус милли – мәдәни берләшмә җитәкчесе Владимир Чумаков үзнең чыгышында барлык милләт халыкларының бердәм булып төрле чараларда актив катнашуына басым ясады. Әзербәйҗан диаспорасы җитәкчесе Фикрат Бакиров билгеләп узганча, иҗтимагый оешма күп төрле юнәлешләрдә актив эшчәнлек алып бара.

Бөтендөнья татар конгрессы каршысында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын –кызлары оешмасы җитәкчесе Ландыш Зарипова татар тарихын, телен, мәдәниятен саклауга юнәлдерелгән барлык чараларның район башкарма комитеты җитәкчелегендә мәгариф, мәдәният идарәләре, Әлмәт мөхтәсибәте белән берлектә алып барылуын ассызыклады.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеген югары бәяләп, шушы көннәрдә генә Ландыш Зарипованың Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнүен хәбәр итте һәм үзенең тәбрикләүләрен җиткерде.

Очрашу ахырында чуваш, удмурт, мари, әрмән, таҗик диаспорасы вәкилләре дус һәм бердәм булып яшәүгә нигезләнгән чараларны үткәрү буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин сүзләре белән әйтсәк, халыклар бердәмлеге, дин һәм конфессияләр хезмәттәшлеге – җәмгыятьнең тотрыклылыгын, илебезнең мул һәм имин тормышын тәэмин итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International