10 февраль көнне Әлмәттә "Татарстан чаңгы юлы -2018" массакүләм ярышлары уздырылачак. Ярышлар шәһәр ипподромында үткәреләчәк.
Гаиләдә беренче булып туган балага бирелүче пособиене алуга документлар тапшырган тәүге Әлмәт гаиләсе шушы көннәрдә дәүләт ярдәменнән файдаланды. Светлана һәм Руслан Мөхәммәтҗановларның беренче баласы 1 гыйнвар – илебездә яңа законнар үз көченә кергән көндә дөньяга килә. Шул рәвешле гаилә ай саен дәүләттән социаль ярдәм алып барачак.
Шимбә 27 гыйнвар көнне Әлмәт мәйданнарында мәдәни күңел ачу чаралары узачак. Алар Татарстан нефтенә 60-еллык исемендәге шәһәр паркында, Әлмәткә 60-еллые исемендәге скверда, "Татнефть" ГАҖнең үзәк бинасы янындагы мәйданда, "Мегаполис" клубы алдындагы мәйданда, Нефтьчеләр мәйданының үзәк шугалагында узачак. Әлмәтлеләрне бәйрәм чараларында көтәләр.
Иртәгә, 24 гыйнвар көнне болытлы һава торышы көтеләчәк. Күпчелек районнарда көчле кар явачак, урыны белән буран.
Кама Тамагы поселогыннан ерак түгел ТР Альпинизм федерациясенең скалодромында ТР альпинистларының XV ел саен уздырыла торган фестивале үтте. Анда Казаннан, Яр Чаллыдан, Яшел Үзәннән, Түбән Камадан, Әлмәттән, Йошкар-Оладан һәм Чабаксардан җыелган 200дән артык альпинист катнашты. Барысы югары Идел ярының фестиваль болынында төрле яшьтәге кешеләр - кечкенә балалардан алып чал чәчле Татарстан альпинизмы ветераннарына кадәр җыелдылар.
25 гыйнвар көнне 9.00 сәгатьтә Әлмәт дәүләт нефть институтының B корпусында (Риза Фәхретдин урамы, 42) Татарстан Республикасы мәнариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре тарафыннан "Хокукый десант" кысаларында халыкны кабул итү үткәреләчәк.
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында хатын-кызлар арасында ялгыз чыгышта алтын медаль яулады. Икенче урында - ике тапкыр Европа чемпионы Евгения Медведева, өченчедә - Италия спортчысы Каролина Костнер.
18 гыйнвардан 21 гыйнварга кадәр Туймазы шәһәрендә Россиянең иң яхшы кубогы өчен кикбоксинг буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Бу ярышта Татарстан Республикасы, Башкортостан, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләреннән, Кемероводан, һәм Кахакъстаннан 150 спортчы катнашты.
Иртәгә, 23 гыйнвар көнне болытлы һава торышы көтеләчәк. Күпчелек районнарда акрын кар явачак, урыны белән буран.
Бүген район активы белән эшлекле киңәшмә узды. Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов киңәшмәне ачып узган атнага йомгак ясады. Республикада йомгаклау коллегияләре уза. Яшьләр эше һәм спорт министрлыгының отчетында район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашты һәм чыгыш ясады.