Иҗтимагый Совет – җәмгыять һәм башкарма власть арасында күпер

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Иҗтимагый Советның беренче утырышы агымдагы елда район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында узды. 

– Минем өчен ижтимагый Советның халыкны борчыган сорауларны властькә житкерә, аларны хәл итүгә йогынты ясарлык орган булуы мөһим, – дип ассызыклады очрашуны ачып район башлыгы. Еллык отчет белән иҗтимагый Совет рәисе Рушания Нәҗметдинова чыгыш ясады. 2017 ел конструктив чаралар һәм вакыйгаларга бай булган. Ел дәвамында 9 утырыш уздырылган, аларда әлмәтлеләрнең төрле юнәлештәге тормыш – көнкүрешенә кагылышлы сораулар каралган, тәкъдимнәр кертелгән.

Утырыш азаганда Айрат Хәйруллин иҗтимагый Совет әгъзаларына социаль мөһим объектлар эшчәнлеген, төрле программаларның үтәлешен контрольгә алырга кушты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International