22 гыйнвар көнне Мәшьгүльлек үзәге директоры М.М.Нәсертдинов Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Л.Ф.Валеев уздырган эшлекле киңәшмәдә торак-коммуналь хезмәте өлкәсендә эшләүче предприятиеларның җитәкчеләре алдында чыгыш ясады.
Эш белән тәэмин итүчеләргә иҗтимагый һәм вакытлыча эшләрне оештыру, укуны тәмамлаучыларның стажировкасы турында мәгълүмат бирелде. Киңәшмәдә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш бирүчеләрнең эш урыннарын җиһазлауга тотылган чыгымнарнын компенсацияләү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.