Әлмәт музыка көллияте иҗат кичәсенә чакыра

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

29 гыйнвар көнне Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең концерт залында истәлекле вакыйга - композитор, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе композиторлары берләшмәсе әгъзасы, Татарстан Республикасының  атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Раупова белән иҗат кичәсе узачак.

Иҗат кичәсе программасында - композиторның иҗатын тәкъдир итү, композиция буенча мастер-класс һәм әңгәмә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International