ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

28 гыйнвар көнне Байлар Сабасы поселогында узачак TIMERMAN сериясенең чаңгы узышында Татарстанның дәүләт хезмәткәрләре һәм иҗтимагый эшлеклеләре  катнашачак. 5 километрга узышта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт буенча министры Владимир Леоновның, 15 километрлы дистанциядә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллинның катнашуы турында хәбәр ителә. 

25 гыйнварда Россия студентлары үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Ул рәсми рәвештә Россия Президенты Указы белән 2005 елның 25 гыйнварында расланган һәм Россия студентларына турыдан–туры кагылышы булган Татьяна көненә туры килә. 1755 елның нәкъ шушы көнендә патша Елизавета Петровна “Мәскәү университетын оештыру турында”гы Указга кул куя. Шуннан бирле Татьяна көне рәсми рәвештә университет көне булып китә, Изге Татьяна исә студентларның яклаучысы булып санала.

25 гыйнвар көнне 21.00 сәгатьтә Әлмәт драма театрында яңадан "Театрда төн" үткәреләчәк. Проект Әлмәттә икенче тапкыр уздырыла, ләкин оештыручылар һәр тапкыр чараның программасының уникальлеге белән аерылып торачагы турында хәбәр итәләр.

РФ Үзәк банкы 2017 елның 12 октябрендә 200 һәм 2000 сумлык яңа банкноталарны куллануга кертте, ә аларны массакүләм бастыру декабрьдә башланды. Россия банклары банкоматларын агымдагы елның июль аена кадәр 200 һәм 2000 сумлык яңа купюраларны чыгару һәм кабул итү өчен яңадан җиһазландырачаклар. 

Хөкүмәт тарфыннан "Сәламәтлек саклауда конкуренцияне үстерү" Федераль монополиягә каршы хезмәтенең "юл картасы" расланды. Документта - ике өлеш: "Медицина өлкәсендә кулланыла торган дару препаратлары базарлары" һәм "Медицина җиһазлары базарлары". Аерым алганда, проектта даруханәләрне сатып алучыларга даруларның иң арзан аналогларын тәкъдим итәргә мәҗбүр итү турында пункт бар.

Әлмәттә "Кошларны ашатыгыз" табигатьне саклау акциясе старт алды. Чараны ТР Экология министрлыгы һәм район экология һәм табигатьтән файдалану департаменты оештырды. Акциягә 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәргеләр кушыла ала. Ялгашларны пластик шешәләрдән, фанердан иясә картоннан ясарга, шуннан урман-паркларда, скверларда, ишегалларында яисә балконнарда элеп куярга була. 

VI Халыкара кышкы велоконгресс кысаларында Әлмәткә танышу туры узачак. Сәфәр вакытында катнашучылар Россиядә беренче булып кыска вакыт эчендә куркынычсыз ел буена йөри алырлык велосипед маршрутлар челтәрен төзегән шәһәребезне карап чыгачаклар һәм шәһәр администрациясе белән сөйләшә алачаклар.

Иртәгә, 26 гыйнвар көнне аязучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Урыны белән акрын кар явачак. 

6-10 июньдә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия ритейлы базары эспертлары ассоциациясе белән бергә ваклап сату өлкәсендәге иң зур форум "Россия ритейлы атнасы 2018" дүртенче тапкыр уздырылачак. 


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

25 гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә Буалар шарлавыгында "Урамда йөрергә чык" Бөтенроссия фестивале кысаларында чираттагы чарага узачак.Барлык әлмәтлеләрне һәм нефть башкаласына кунакка килгән кешеләрне "Күңелле стартларда" катнашырга чакыралар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International