Pulsar VC халыкара акселерация прораммасын уздыра. Бу программа UBI Global фикере буенча 2016/2017 елларда Россиядә №1 дип танылган. Pulsar VC акселераторлары - әйдәп баручы венчур базарында уйнаучылар һәм индустриаль партнерлар белән бергә эшләп чыгарылган стартапларны үстерү буенча чаралар комплексы. Программа Көнчыгыш Европа һәм Азиядән югары сыйфатлы компанияләрне җәлеп итә. Бөтен программа дәвамында төркемнәргә финанслау, продуктларын кыска вакыт эчендә эшләп бетерү, бизнес-модельгә тест үткәрү һәм Европа, АКШ һәм Кытай глобаль базарларына чыгуга әзерләнү мөмкинлекләре бирелә.
Тулырак программа һәм катнашу шартлары турында http://accelerator.pulsar.vc/ сылтамасы буенча күчеп белергә була.