ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның апрель аенда яшьләр проектлары һәм идеяларына ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән VIII "Безнең Татарстан" республика яшьләр форумы финалы узачак. Һәр яшь кеше яисә төркемнең бәйгедә катнашу өчен проектын тәкъдим итү, фикердәшен табу һәм иҗтимагый һәм  дәүләт ярдәмен алу мөмкинлеге бар. 

“Дүрткә – дүрт” форматындагы гадәти булмаган ярышлар Россиянең 12 шәһәрендә, шул исәптән Әлмәттә дә узачак. Уен 4 нче февраль көнне “Нефтьче” мәдәният сарае каршысындагы катокта үткәрелә. 

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен минималь хезмәт хакы 9 489 сум дип белгеләнде. Татарстанның Министрлар кабинетында бу хактагы килешүгә Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм республика хөкүмәте кул куйды. Башкарма комитет эш бирүчеләрне шул  хакта искәртә.

29 гыйнвар көнне Әлмәт Мәшьгульлек үзәгендә Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыклары башлыклары белән очрашу оештырылды. 


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Иҗтимагый яклау идарәсе эшчәнлеге, беренче чиратта, дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын арттыруга, адреслык принцибын көчәйтүгә, бюджет акчаларын  максатчан куллану һәм нәтиҗәле ведомствоара аралашуга юнәлтелгән. Идарәнең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2018 елга билгеләнгән яңа эш юнәлешләре турында район активы белән гомумшәһәр киңәшмәдә ӘМР  иҗтимагый яклау идарәсе җитәкчесе Кәдрия Гыйматдинова хәбәр итте. 

Район активы белән гомумшәһәр киңәмәсендә доклад белән Россиянең Әлмәт районы буенча ЭЭМ бүлеге начальнигы урынбасары Ильшат Шәмсин чыгыш ясады. Чыгышында шәһәр һәм районда җинаятьчелек торышы турында хәбәр итте, 2017 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясады. Отчет периодында Росиянең Әлмәт районы буенча ЭЭМ бүлегенең кизү бүлекчәсенә 28538 гариза һәм гражданнардан хәбәрләр кабул ителде, 2089 җинаять теркәлде, бу 2016 елгы күрсәткечтән 16%ка артыграк.

Бүген, "Нефтьчеләр" мәдәният сараенда ел саен уза торган «Татнефть» ГАҖ хезмәт коллективының конференциясе узды, аның барышында 2017 елда  Компания эшчәнлегенә һәм Күмәк килешү шартларын үтәүгә нәтиҗәләр ясалды һәм 2018 елга максатлар билгеләнде. Конференция эшендә Компаниянең генераль директоры Наил Маганов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Россия Нефтегазстройпрофсоюз компаниясе рәисе Александр Корчагин, ТР Профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, «Татнефть» профсоюз комитеты рәисе Гөмәр Яруллин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Компаниянең структур бүлекчәләре һәм бүлендек җәмгыятьләре, республиканың нефть сервис предприятиелары җитәкчеләре катнаштылар.

28 гыйнварда Байлар Сабасы бистәсендә 2018 ел календареның чаңгы узышлары программасы старт алды. Ярышлар сезоны TIMERMAN спорт бренды астында ачылды. Календарь спортның 5 төрендә: йөгерү, ачык суда йөзү, чаңгы һәм велосипед спорты, триатлон буенча 18 төр узышны үз эченә ала. Ярышларны ачу тантанасында, шулай ук чаңгы узышларында да Россиянең атказанган спорт мастеры, Туриндагы Олимпиадада спортның әлеге төре буенча Россия олимпия җыелма командасы әгъзасы Иван Алипов та катнашты. 

Татарстан Россия Федерациясендә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча беренче урынны яулады. Шуның турында, район активы белән киңәшмәне ачып, район башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр итте. - Республикабызда Иҗтимагый киңлекләрнең экология елы итеп игълан ителгән ел кысаларында Әлмәт муниципаль районы территориясендә без зур эш башкардык. Бу экологик өмәләр, агачларны утырту, "Чиста ярлар" программасын тормышка ашыру, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм әйләнә-тирәлекнең экологик хәлен яхшыртуга юнәлтелгән башка күп изге эшләр. Бик күп нәрсә «Татнефть» ГАҖе, компаниянең структур бүлекчәләре ягыннан эшләнә, - дип билгеләде Айрат Ринатович, һәм Әлмәтнең җиңүгә лаеклы өлешне керткәнен ассызыклады.

Иртәгә, 30 гыйнвар көнне аязучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Явым-төшемсез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International